Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы

2020 елның 18 сентябре, җомга

2020 елның 10 сентябрендә Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясе йомгаклары буенча киңәйтелгән утырышы булды.

Социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнарның, шулай ук профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнарның җәйге мәшгульлеген оештыру максатыннан профилактика субъектлары тарафыннан ведомствоара рейдлар үткәрелде.

Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2020 елның 1 июнендәге киңәйтелгән утырышында барлык профилактик учетта торучы балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыру һәм эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International