«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК 2020»

2020 елның 18 сентябре, җомга

16 сентябрьдә КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК 2020» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Гала - концерты узды. Район сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең осталыклары белән таң калдырдылар.

«Вокал-соло» номинациясендә 8-11 яшьлекләр арасында Илүзә Гайнетдинова (җитәкчесе Әскарова Гүзәл Рәис кызы) «Иҗатта ихласлык өчен» махсус призына лаек булды.

«Вокал-соло» номинациясендә 16-21 яшьлекләр арасында Илидә Җәләлиева (җитәкчесе Әскарова Гүзәл Рәис кызы) 3 урын яулады, акчалата премия, махсус бүләккә ия булды.

«Вокал ансамбльләр» номинациясендә «Зәлидә» вокаль дуэты (Җәләлиева Илидә һәм Аубакирова Зәлия) 2 урын яулап, акчалата премиягә һәм «Созвездие-Йолдызлык»ның кул сәгатьләренә лаек булдылар. Афәрин, кызлар!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International