Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» хәйрия акциясенең өченче этабы кысаларында күпбалалы (6 бала) Бөрбаш урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Аймасов Усман Наил улы гаиләсенә планшет тапшырылды.
Видеоконференцэлемтә режимында узган тантаналы чара 25 муниципаль берәмлектә үтте. Проект «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырыла.
.jpg)