2020 елның 11 сентябрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы Гөлшат Сәләхова Балтач урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Планетада тынычлык - халыклар дуслыгында!» дип исемләнгән шөгыль уздырды. Ул балаларга толерантлык турында сөйләде, тән тиресенең төсләре аермасы һәм тел үзенчәлекләре турында легендалар сөйләде. Балалар курчаклар ярдәмендә сорауларга җаваплар таптылар. Шөгыль «дуслык - тынычлыкның нигезе» дигән логик нәтиҗә белән тәмамланды.