10-12 сентябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә чаңгычылар-узышчылар арасында гомуми физик әзерлек буенча ТР Беренчелеге узды.
9 чакрым дистанциялек чаңгы юлында 2003-2004 елгы егетләр арасында Әмир Сөнгатуллин 2 урынны яулады. 2 чакрымлык кросста 2007-2008 елгы кызлар арасында Алия Исрафилова өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!