2020 елның 11-13 сентябрь көннәрендә Казан телебашнясы Татарстан Республикасы Дәүләт флагы төсләре белән яктыртылачак.
2020 елның 13 сентябрендә - Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау узачак. Быел Татарстан Республикасында яшәүчеләр өч көн дәвамында - 11-13 сентябрь көннәрендә тавыш бирә алачак. Гражданнарга ике өстәмә көн аларның уңайлылыгы өчен дә, шулай ук санитар куркынычсызлык максатларында да бирелә.