Ел саен Россия Федерациясендә 11 сентябрьдә алкогольгә бәйлелек белән көрәшү һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. Бу уңайдан Балтач Үзәк зурлар китапханәсе үз укучылары игътибарына «Эчкечелек: начар гадәт яки авыру?» дигән библиоквилт тәкъдим итте. Биредә һәркем эчкечелеккә карата үз фикерен белдерә алды.