Смәел авылында төзекләндерүдән соң мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. Биредә үзебезнең район җитәкчеләре, республикадан килгән кунаклар Татарстан Республикасы премьер – министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев катнашты. Чара җыр-бию, тальян моңнары белән үрелеп барды. Кунаклар авылыбыз һөнәрчеләренең кул эшләре белән дә таныштылар. Бу мәһабәт бинаның бер як канатына авыл китапханәсе, икенче ягына авыл җирлеге башкарма комитеты да урнашкан. Бу бинага икенче сулыш бирүгә көче кергән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
.jpg)
.jpg)
.jpg)