2020 елның 9 сентябрендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Яшь Гвардия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары, Балтач урта мǝктǝбе укучылары белән берлектә «Ватанны саклаучылар» паркында чүп-чарларны җыештырдылар.
Мондый чаралар укучыларга коллективта эшләргә, тирǝ-юньдәгеләрне аңларга, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш, эстетик зәвык, матурлыкны бәяли белү тәрбияләргә ярдәм итә.