8 сентябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы кысаларында «Терроризм нәрсә ул?», «Хәзерге заман терроризм формалары - уяу бул!» дигән темаларга профилактик әңгәмә үткәрде.
Чарада «Форпост» үзәге директоры Ф.Ш. Гилемҗанов, «Форпост» отряды командиры Р.К. Нургалиев һәм 6 «Форпост» үзәге хезмәткәре катнашты.
Чара терроризмны профилактикалау, экстремизм һәм терроризмга каршы тору мәсьәләләрен яктыртып, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм бурычларын аңлату буенча максатчан тәрбия эше өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелде.