5-6 сентябрь көннәрендә Лаеш районындагы "Бережок" ял базасында Бөтенроссия чик буе гаскәрләре ветераннарының икенче форум-слеты булып узды.
Бу форумга Татарстанның бик күп районнарыннан, төрле төбәкләрдән, 53 шәһәрдән 500дән артык делегат килде. Балтач районыннан ветеран чик сакчылары Дилүс Гатиятуллин, Фидәил Гыйләҗетдинов, Рөстәм Галимуллин лаеклы рәвештә катнашып кайттылар. Форумның максаты – чик буе гаскәрләре ветераннарын-оешмаларын берләштерү, тәҗрибә уртаклашу, чик буе гаскәрләренең традицияләрен саклау, яшьләрдә хәрби патриотик хис тәрбияләү. Шунысын искәртеп узарга кирәк – Пермь шәһәреннән килгән Сергей Минеев Дилүс Гатиятуллинга СССР гербы бүләк итте. Ике көн дәвам иткән чарада ветераннар дусларча җылы мөнәсәбәттә очрашып аралаштылар, күбесе бергә хезмәт иткән дусларын очратты, истәлеккә фотога төштеләр, хәрби-спорт уеннарында катнашып, жырлар башкарып күңел ачып, алдагы елларда да очрашырга дигән теләктә калдылар.