7 сентябрь көнне Норма мәдәният йортында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин катнашында халык җыены булып узды. Рамил Рәшит улы районның башкарылган эшләре һәм күрсәткечләре турында доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук, Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырды. Норма авыл җирлеге башлыгы Шарифҗанов Радик Наил улы Норма авыл җирлегендә башкарылган эшләр белән таныштырды.
Җыелышта җирлек депутатлары, оешма җитәкчеләре, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл старосталары, дин әһелләре катнашты.
Очрашу барышында халыкны кызыксындырган темалар каралды һәм борчыган сорауларга җаваплар бирелде.