Картинг буенча Татарстан Республикасының 25-нче чемпионаты һәм беренчелеге

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

5-6 сентябрь көннәрендә Лесхоз бистәсе картодромында (Саба районы) картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге ярышлар узды. Ярышлар  «Стриж», «Пилот», «125А», «125Б» һәм «Honda GX200» класслары буенча үткәрелде. Чемпионат автомотоспорт Федерациясенең Бөтенроссия ярышларының рәсми календаре кысаларында узды.

Ярышларда шулай ук Балтач ДОСААФ, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» командалары катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча «125 А» классында Мөхәммәтҗанов Азат – 2 урын, Хәйруллин Ислам - 5, Хәкимов Вәлиәхмәт – 6, Һадиев Кәрим-7, Хәйруллин Әмир - 11 урын яулады.

«Хонда GX 200» классында Вәлишин Йосыф – 3 урын, Бариев Әмир – 8, Камалетдинов Кәрим – 11, Закиров Айназ - 12, Гарифуллина Диләрә – 3 урын, Вәлиева Карина - 5 урын яулады. Гарифуллин Данияр «Стриж» классында 11 урын алды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз, шулай ук районыбыз командаларының тренерларына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International