“Бәйләнсен йөрәкләр...”

2013 елның 18 феврале, дүшәмбе

2013 елның 15 февраль көнендә Яшьләр үзәге “Хыял” да гашыйклар көненә багышланган “Бәйләнсен йөрәкләр...” дип исемләнгән кичә уздырылды. Биредә Яңгул, Норма, Салавыч, Сосна, Кенэбаш, Субаш авылларыннан килгән барлыгы 8 кыз hәм Балтач авылыннан 1 егет катнашты. Кичә барышында егет кызлар арасыннан берсен генә сайлап алырга тиеш иде. Егет - кызларны, кызлар – егетне күрмәделәр. Ә кызларга килгәндә, аларны төрле яклап сынадык, hәр конкурс саен кызлар төшеп кала барды. Егеткә үзләренең кулдан ясалган истәлекле валентинкаларын бүләк итеп калдырдылар.

 

Кичәнең кыскача программасы:

 

1. Кызлар хәм егет белән танышу

2. “Оста хуҗабикә” – кызлар пешереп алып килгән ризыкларын тәкъдим итү

3. “Талант”- кызларны музыкаль  яктан сынау

4. “Яраткан кием”  - егет кызларның яраткан стиле белән таныша

5. Өстәл сервировать итү hәм җиләк-җимештән композиция

6. Тормышчан ситуацияләзгә җавап алу

7. Конкурс “Гаилә бюджеты”

8. Егетне кызлар белән биету

9. Егет ике кыз арасыннан берсен сайлап ала

10. Кичәне йомгаклау, катнашучы кызларны бүләкләү, җиңгән парга “Алсу” кафесына кичке ашка чакыру билеты тапшыру.

 

Кичә ахырында катнашучыларга hәм килгән кунакларга бушлай бәйрәм дискотекасы оештырылды. Бәйрәм кичке сэг. 18.00 дә башланды, 21.30 да тәмамланды. Кичәгә егет-кызларны әзерләүгә зур хезмәт куйган мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International