4 сентябрь көнне Сәрдек авылында тарихи вакыйга булды. Авылның иң матур урынында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм шул авыр елларда тылда көрәшкән ветераннар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Һәйкәлне салуда нәсел җебе, тамырлары шушы авылга тоташкан Закиров Радик Гәйфетдин улы зур өлеш кертте. Матур тантанада күп кенә кунаклар катнашты.