Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү уздыру буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.
Беренче чиратта, мәдәният, мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре хезмәт күрсәтү сыйфатына йогынты ясый торган тискәре факторларны үз вакытында ачыклауга һәм аларның сәбәпләрен чаралар планын тормышка ашыру юлы белән бетерүгә юнәлдерелгән. Мөһим рольне учреждениенең эш рейтингын формалаштыру юлы белән, конкрет мәдәният учреждениесе һәм мәгариф учреждениен сайлау юлын бирү белән, хезмәт алучыларны учреждениенең эш сыйфаты турында өстәмә мәгълүмат белән тәэмин итү уйный.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү бәя бирә:
Оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм үтемлелеге.
Гражданнар өчен хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы.
Оешма хезмәткәрләренең мәрхәмәтле, әдәпле булуы.
Хезмәт күрсәтү сыйфаты белән канәгать булу.
Иҗтимагый совет оештырган сыйфатка бәйсез бәя бирү елына бер тапкыр һәм өч елга бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрелми.