Без хәтерлибез. Без кайгырабыз...

2020 елның 4 сентябре, җомга

2020 нчы елның 3 нче сентябрендә «Экстремизмга - Юк!» айлыгы кысаларында «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә 2004 елда Бесланда булган террорчылык актына багышланган «Без хәтерлибез. Без кайгырабыз..» исемле акция узды.

Кузнецова А.В. моннан 16 ел элек булган Беслан вакыйгасы турында сөйләде, террорның милләте, дине юк дип искәртеп үтте. Аннан соң тернәкләнүчеләр «Беслан балалары» исемле презентация карадылар. Әлеге презентацияне карагач, тернәкләнүчеләр үз күзләре белән ул вакыттагы куркыныч хәлләрне, терроризм аркасында тоткынга алынган халыкны, балаларны күрделәр.

Ахырдан Анжелика Валериевна тернәкләнүчеләрне террорчылык актларын булдырмау максатыннан уяу булырга чакырды, террордан саклану, аны булдырмау чараларын искәртеп, кыска гына әңгәмә уздырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International