Бүген, 1 сентябрь көнне, Балтач районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев килде.
Сәфәр барышында кунаклар район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән бергә Арбаш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачуда, шулай ук Балтач үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләрен бүләкләүдә катнаштылар.
