2020 елның 29 августында Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нуретдинова Дания Нуретдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән “Строймастер” җәмгыяте директоры Нияз Җаббаров юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Дания Нуретдинова озак еллар җаваплылыгы чикләнгән “Строймастер” җәмгыятендә эшләгән. Хәзерге вакытта ул кызы гаиләсендә яши, өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы, җиде оныкчыгы бар.