Балтач һәм балтачлылар - республика матбугат басмаларында

2020 елның 28 августы, җомга

1. Гөлназ Вәлиева  “Назлы гөл", Сәхнә, август 2020 ел.

Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы, кино актрисасы якташыбыз Гөлназ Галимуллина "Сәхнә" журналы битләрендә балачак хатирәләрен яңарта, кино һәм театрда башкарган образлары хакында сөйли. Дөрес, төпле тәрбия биргән әти-әнисенә рәхмәт сузләре җиткерә.

2. Лилия Гәрәева "Шушма буе талларыннан" Сөембикә, август 2020 ел.

Смәел авылында эшләп гомер кичерүче, әтисе Харис эшен дәвам итүче - тал чыбыктан үрү остасы Рәис Якупов чимал әзерләү, аны эшкәртү һәм тал бишек үрү серләре турында сөйли. Бишекнең тал чыбыктан үрелүенең дә хикмәте бар: иң табигый, иң чиста чимал бит ул.

3. Сәрия Мифтахова "Ике кулда-ике сабый", Ватаным Татарстан № 119, 18.08.2020 ел.

Балтач районында игезәк балалар тәрбияләүче гаиләләр: Пүскән авылыннан Фәнил белән Гөлфәния Вәлиевлар, Балтач бистәсеннән Гүзәлия белән Фәрит Гарифуллинннар, Кили авылыннан Рашит белән Фидәлия Шәйхетдиновлар турында язма. Игезәкләр булсалар да балаларның холыклары төрле була икән. Ләкин алар бер-берсенә нык бәйләнгән, туганлык җепләре бик көчле, дип уртаклашалар әти-әниләре.

4. Гөлсинә Хабибуллина "Битлекле тормыш-2", Ватаным Татарстан № 120, 19.08.2020 ел.

Автор таҗлы вирус, аңа каршы барган саклану чаралары һәм нәтиҗәләре турында уйланулары белән уртаклаша: "Битлекле тормыш безне азмы-күпме үзебез турында кайгыртырга өйрәтте. Тик шулай да ваемсызланып йөрүчеләр дә булды. Үзендә беренче билгеләрен күрүгә, үзе дә тикшеренгән, коллективын да тикшерткән җитәкчеләр дә, авырый башлауга эшен туктаткан эшмәкәрләр дә, карантин чорын намус белән үтүчеләр дә шактый булды".

5. Гөлфинур Сәлахетдинова "Безгә монда яшисе", Ватаным Татарстан № 120, 19.08.2020 ел.

Борнак авылы күмәк хуҗалыгында Миңсылу һәм Нәкыйп Нәҗиповлар күп еллар намуслы хезмәт куялар, матур күрсәткечләргә ирешәләр. Алар тату гаиләдә 6 бала тәрбияләп үстерәлә. Балалары да эш сөючән, авыл җанлы булып үсә аларның. Бигрәк тә Рәфкать Нәкыйп улы авылдашларының, хуҗалык хезмәтчәннәренең тормышына, көнкүрешенә битараф тугел. Борнак авылын яшәртү, төзекләндерү өчен зур өлеш кертә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International