Районда башкала кунаклары катнашында чаралар узды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 27 август көнне, безнең районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Рәшит улы Хәбипов, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Һадиев Таһир Галимҗан улы, Ногаев Камил Әсгать улы, "Россельхозбанк" ның Татарстан төбәк филиалы директоры Кудерметова Ләлә Ринат кызы килде.

Кунаклар Шода авылында урнашкан «Балкыш» авыл хуҗалыгы-сату кулланучылар кооперативында булдылар. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы белән бергә кулланучылар кооперативы эшчәнлеге белән таныштылар. Куныр авылында крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнаштылар.

Шулай ук «Активист» ҖЧҖ һәм «Труд» ҖЧҖ кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Комбайнчылар һәм механизаторлар белән очрашу вакытында урып-җыю кампаниясе алдынгылары сертификатлар белән бүләкләнде.

Аннары кунаклар Урта Көшкәт авылында «Дуслык» ҖЧҖ сөт-товар фермасында булдылар һәм «Хозяин» азык үзәге эше белән таныштылар. Яңгул авылында «Яңа тормыш» ҖЧҖ базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологларының ярышлары узды. Ришат Рәшит улы, Камил Әсхәт улы, Таһир Галимҗан улы, Ләлә Ринат кызы район конкурсына йомгак ясауда катнаштылар, катнашучыларны котладылар, дипломнар һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

«Татарстан» ҖЧҖендә хөрмәтле кунаклар 800 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән «Сөт-товар фермасы» объектында төзү-монтаж эшләренең барышы белән таныштылар.

«Сабантуй» ял паркында Республика көненә, Татарстан Республикасының 100 еллыгына һәм Балтач районының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин барлык катнашучыларны шушы истәлекле даталар белән котлады. Безнең район кунаклары да җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Аннары бүләкләү тантанасы булды. Балтач муниципаль районы үсешенә керткән зур өлеше, Татарстан Республикасында аның ролен һәм абруен арттыруга керткән өлеше өчен Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданнарына медальләр, таныклыклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Балтач район Советының 24.08.2020 ел, № 262 карары нигезендә «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында Карар кабул ителде: Әхмәдиев Фәрит Габделбәр улы, Ибрагимова Римма Мөбарәк кызы, Сафина Ленура Габдулхак кызы, Һадиев Тәлгать Миннәхмәт улы, Әхмәтханов Фәрит Заһир улы, Нәҗипов Наил Нәҗип улы әлеге исемгә лаек булдылар. Шулай ук тормыш эшчәнлегенең төрле тармакларын үстерүгә лаеклы өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен түбәндәге райондашларыбызга бүләкләр тапшырылды: Солтанов Рафис Фәрадис улына - «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Ефремов Геннадий Николаевичка - «Фидакарь хезмәт өчен» медале, Нотфуллин Азат Газизулла улына - «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале, Рамазанов Мөбарәкҗан Әгъләмҗан улына - «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме, Нуриев Шамил Бари улына - «Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы» мактаулы исеме, Петров Геннадий Васильевичка - «Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы» мактаулы исеме, Габделхаков Марат Тәлгат улына - «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» мактаулы исеме, Закиров Рифат Мидхәт улына - Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, Гарәфетдинов Фидәил Мәгъфур улына - Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, Закирова Әнисә Мансур кызына - «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы, Габдрахманов Марат Ренат улына - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, Баязитов Хәмит Сәет улына - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, Сәмигуллин Айдар Гали улына - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты.

Барлык бүләкләнүчеләрне котлыйбыз! Сәламәтлек, тынычлык, иминлек, уңышлар һәм бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International