Балтач муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген, 26 август көнне, Балтач муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Утырыш Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы җитәкчелегендә узды.

2020 елның 8 ае нәтиҗәләре һәм юл хәрәкәте иминлеге торышы, мәктәп автобусларын яңа уку елына әзерләү турында доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлегенең район бүлеге начальнигы Р. Шәймөхәммәтов чыгыш ясады.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең юл буе полосасы бүлеге башлыгы Л. Мөхәрләмова катнашучыларны региональ әһәмияттәге автомобиль юллары янында ремонт эшләре башкарганда норматив документлар таләпләре белән таныштырды, объектларны, юл буе полосаларында теркәү билгеләрен урнаштыру тәртибе турында сөйләде.

«ТР Балтач муниципаль районы Хуҗалык-эксплуатация хезмәте» МБУ җитәкчесе Ф. Сибагатуллин яңа уку елына мәктәп автобусларының торышы турында сөйләде.

«2020 елга юл эшләре программаларын үтәү. 2021 елга планлаштырылган эшләр» темасына доклад белән «Главтатдортранс» ДКУ баш белгече А. Шәфигуллин чыгыш ясады.

Утырышта балаларда булырга тиешле яктылык кайтаручы элементларга, тиешле документлары һәм рөхсәтләре булмаган төрле оешмалар алып барган казулар, шулай ук 2021-2022 елларда Балтач районында юллар төзелешенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International