"Безнең кавем" онлайн-фестиваленең җиңүчеләре

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, “Безнең кавем” 1 нче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн-фестивалендә Балтач районы китапханәчеләре 10 иҗади эш белән катнашып, халкыбызның тарихи-рухи байлыгын бөтен республика күләменә яктырттылар. Жюри әгъзаләре сайлап алган 60 эш арасыннан безнең конкурсантларның иҗади эшләренә матур бәя бирелде. Беренче тапкыр гына уздырылуга карамастан, һәрбер видео тарихи чыганакларга таянып күрсәтелде. Онлайн фестивальның “Кем ул татар” юнәлешендә данлыклы сәүдәгәр Мортаза байның тарихи эзен чагылдырган Сафина Ленура апа икенче дәрәҗә диплом  иясе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International