«Таврида - АРТ» иҗат берләшмәләре фестивале онлайн һәм офлайн-форматларда узачак

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

2020 елның 2 сентябреннән 6 сентябренә кадәр «Таврида - АРТ» иҗат берләшмәләрен үткәрү планлаштырыла. Фестиваль онлайн һәм офлайн-форматларда узачак.

Фестивальнең максаты - һөнәри бергәлекләр формалаштыру, иҗади киңлекләрне үстерү өчен шартлар тудыру. Фестиваль кысаларында яшьләр гамәлдә үзләренең иҗади идеяләрен тормышка ашыра, фикердәшләрен таба һәм иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме өчен нәтиҗәле механизмнар ала алачак.

«Таврида Вдохновляет» шоу-концертында катнашу өчен «Участник» статусында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге дәгъвачыларга 2020 елның 6 августыннан 20 августына кадәр tavrida.art адресы буенча «Таврида» арт-кластерының рәсми сайтында теркәлү узарга, анкетаны тутырырга, профильле юнәлешне сайларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International