21 августта инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый өйрәтүгә юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

2020 елның 21 августында 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак: «Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем алу хокукын гамәлгә ашыру, инклюзив белем бирү чаралары ярдәмендә реабилитацияләүдә психологик-медик-педагогик комиссиянең роле».

Әлеге дәреснең максаты булып түбәндәгеләр тора: инвалид балаларның һәм мөмкинлекләре чикле балаларның белем алуын регламентлый торган норматив документлар, балаларның белем алу хокукын гамәлгә ашырганда ата-аналар хокуклары турында мәгълүмат бирү; балаларны адаптацияләнгән белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына кертү тәртибе һәм процедурасы, белем бирү оешмасы һәм ата-аналар арасында мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү тәртибе, ПМПКда баланы тикшерү тәртибе һәм процедурасы, ПМПК тикшергәндә ата-аналар хокуклары турында нигезләмә, ПМПК карарларына шикаять бирү тәртибе һәм процедурасы белән танышу.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә язылырга (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта конференциягә сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.

Шулай ук хәбәр итәбез, Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына алдан җибәрелгән сорауларга, дәрес вакытында җавап биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International