2020 елның 21 августында 17.30 сәгатьтә җирле халыкны , якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналар милекчеләрен, арендаторларын, активистларны һәм җирле берләшмәләр вәкилләрен, эшмәкәрләрне һәм бу урынның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләрне төзекләндерү концепциясе буенча фикер алышуга чакырабыз.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып эшләп бетереләчәк.
Очрашу түбәндәге адрес буенча район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак: штб.Балтач, Ленин ур., 52 йорт.