«Икеләтә бәхет»

2020 елның 14 августы, җомга

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районындагы «Әтиләр союзы» Республика иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе социаль яклау бүлеге, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәдәният бүлеге белән берлектә 2020 елның 13 августында «Сабантуй» паркында игезәк балалары булган күп балалы гаиләләр өчен «Икеләтә бәхет» дигән чара оештырдылар. Әлеге чара күп балалы гаиләләрнең уңай тормышын популярлаштыру һәм районда демографик хәлне тотрыкландыру максатыннан үткәрелде.

Әлеге чарага игезәк бала тәрбияләүче 29 күп балалы гаиләләр чакырылган иде.

Чара гаиләләр парадыннан башланды. Башта иң кечкенә игезәкләре булган гаиләләр чыкты. Ә иң олыларына быел 18 яшь тула. Гаиләләрне Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов котлады. Ул барысына да бәйрәм котлавын җиткерде һәм районыбызның күпмилләтле булуын, алар арасындагы дуслыкны ассызыклады. Чараның спонсоры - «Әтиләр союзы» җитәкчесе Б.Б. Зыятдинов та җылы сүзләр әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, әтиләрнең мондый чараларда катнашуы аеруча мөһим. Чараның спонсорлары - «Смәил» ҖЧҖ (җитәкчесе Илһам Шакиров) һәм «Игенче» АХҖК (җитәкчесе Булат Зыятдинов).

Чараның икенче өлешендә ата-аналар һәм балалар бүленеп, һәркайсы үзенә кагылышлы өлешкә әзерләнде. Әзерләнгән костюмнар белән өч команда составында әти-әниләр кечкенә генә спектакль (әкият) куярга тиешләр иде. Ә бу вакытта балалар, шулай ук, яше буенча берләшеп, кызыклы уеннарга җәлеп ителде. Әти-әниләр тарафыннан җанландырылган курчаклар нәни тамашачыларга ошады. Әлеге костюмнар һәм курчаклар федераль грант акчасына сатып алынды. Әти-әниләрдән күрсәтелгән әкиятләр балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уятты.

Чара күңелле флешмоб белән тәмамланды.

Әлеге чара чакырылган барлык күп балалы гаиләләр хәтерендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International