Бүген, 2020 елның 13 августында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия утырышын Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы алып барды.
Комиссиягә эш бирүче, билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк хезмәт хакы түләүче оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде. Утырыш барышында предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттырырга тәкъдим ителде. Алдагы хисап нәтиҗәләре буенча әлеге тәкъдимнәрнең үтәлеше турында анализ ясалачак.