«Яшьләр вакыты» роуд-туры Балтач муниципаль районында булды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

12 август, Яшьләр көнендә, безнең районда «Яшьләр вакыты» роуд-туры булды.

Тур кысаларында «Татарстан - мөмкинлекләр территориясе» мәгариф маркеты оештырылды, анда Балтач районы яшьләре:

- «Кайтам» лекцияләрендә - Республикада яшьләр тарафыннан тормышка ашырылган уңышлы проектлар турында тарихлар ишетте; 

- «Яшьләр вакыты» лекцияләрендә - Татарстанга кайткан һәм үз бизнесын башлаган егетләр турында белде;

- «Мөмкинлекләр территориясе» лекцияләрендә - Министрлыктан грантларга гаризалар рәсмиләштерү буенча тәкъдимнәр алды; 

- Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасында иң яхшы проектлар, социаль лифтлар турында белде.

Балтач районына визитның кульминациясе - «Безнең район - киләчәк образы» проект сессиясе булды, анда район яшьләре үз проектларын тәкъдим итте, теләкләрен район җитәкчелегенә ирештерде.

Роуд-тур белән кызыксынган кешеләр «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәтенең «Инстаграм» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә автобус маршруты һәм актуаль мәгълүмат белән таныша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International