«Мобиль бригада»

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

«Мобиль бригада» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 16 июлендә Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Наталья Ермалаеваның торак йортын җыештыру буенча эш оештырдылар.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең хезмәткәрләре кыска вакытта ялгыз яшәүче инвалид Наталья Николаевнаның йортын тузаннан арындырдылар, идәннәрен юдылар, зал ягына обой ябыштырдылар, урын-җирен җилләттеләр. Читтән ярдәм күрмәгән 70 яшьлек әби социаль хезмәткәрләрне рәхмәт сүзләре белән озатты. Мондый аралашудан соң, Наталья Николаевна алга таба социаль хезмәт күрсәтүгә риза булыр дип өметләнеп калабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International