«Файдалы ял» программасы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан инде беренче ел гына тормышка ашырылмый. Әлеге программа кысаларында районның төрле участокларында балигъ булмаган балалар өчен ишегалды уеннары, консультацияләр һәм куркынычсызлык техникасын үтәү буенча инструктажлар үткәрелә.
Шулай, 2020 елның 30 июнендә Түбән Ушма авылы балалары өчен, 2020 елның 7 июлендә Кече Лыза авыл җирлегенең социаль участогында һәм 2020 елның 14 июлендә Урта Көшкәт авыл җирлегенең социаль участогында (Пор-Күтеш авылында) «Файдалы ял» программасын тормышка ашыру кысаларында профилактик чаралар үткәрелде.
Чаралар барышында ОДМС белгечләре, муниципаль полиция хезмәткәрләре, «Наз» үзәге белгечләре балалар өчен «ишегалды уеннары» үткәрделәр, урамда һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, «101», «Бәла булмасын өчен», «Су янында», «Хокук», «СНЮС – үлем белән куркыныч мода» дигән белешмәлекләр һәм буклетлар тараттылар. Балалар яңа хәрәкәтле уеннарга өйрәнделәр, күңелле һәм файдалы итеп ял иттеләр. Чараларның ахырында барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.