Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән расланган, 2020 елның 1 августыннан 2020 елның 20 нояберенә кадәр «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга республика конкурсы оештырыла.

Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатында уздырыла.

Конкурсның төп бурычлары: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга зур өлеш керткән журналистларның иҗади активлыгын бүләкләү; массакүләм мәгълүмат чараларында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен яктырту ысулларын һәм формаларын камилләштерү; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарын белем дәрәҗәсен күтәрү.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы басма»;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы теле-, радиосюжет (яисә теле-, радиотапшыру);

«Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар белемен арттыру буенча массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы редакциясе»;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма».

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы аерым авторлар, юридик затлар катнаша ала.

Конкурска конкурс эшләренең түбәндәге төрләре кабул ителә:

- МР4 форматында һәм (яисә) күчереп алу өчен актив сылтама рәвешендә CD- яки DVD-дискта һәм (яисә) хәтер флеш-картасында тәкъдим ителгән 15 секундтан да ким булмаган дәвамлылык белән телевизион эшләр (программалар, махсус репортажлар, телесюжетлар цикллары һәм башка телевизион эшләр);

- МР4 форматында һәм (яисә) күчереп алу өчен актив сылтамалар рәвешендә CD- яки DVD-дискта һәм (яисә) хәтер флеш-картасында тәкъдим ителгән радиосюжетлар (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар цикллары);

- физик затлар имзасы һәм юридик зат мөһере (булган очракта) яисә физик затлар өчен авторның имзасы куелган кимендә 1500 тамга булган, төп нөсхәсе һәм (яисә) ксерокопияләре булган һәм (яисә) сканлаштырылган вариантта тәкъдим ителгән басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында (басмалар сериясе, махсус чыгарылышлар) газеталарда (журналларда, альманахларда) һәм башка басма, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында басмалар.

Конкурс эше конкурс турында нигезләмәдә күрсәтелгән документлар белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 94 йорт, кулга  (почта) һәм (яисә) электрон почта аша: konkurs.zpp@tatar.ru 2020 елның 20 октябренә кадәр "Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс" дигән тамга белән.

Белешмәләр өчен телефоннар: (84366) 3-28-93.

Конкурс турында мәгълүмат шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми http://gosalcogol.tatar.ru/ порталында, Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы http://tatzpp.ru/ порталында «Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга конкурс» бүлегендә урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International