Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:
2020 елның 16 июленнән 22 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы фаразлары
2020 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) Биектау, Югары Ослан, Питрәч, Лаеш, Спас, Кама Тамагы, Чистай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Чирмешән, Азнакай, Ютазы, Мөслим, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында, Казан шәһәр округында көтелә.