Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:
Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда югары янгын куркынычы турында шторм кисәтүе
2020 елның 8 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класс) көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Янгынның турыдан-туры булмаган билгеләре: тотрыклы көйгән ис, томанлы төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең тынычсызлануы, аларның бер яклы миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ яктысы.
Урман янгынын ничек сүндерәләр? Яфраклы агач ботаклары белән янгын читләрен камчылау; янгынның кырыена көпшәк балчык ату, ут хәрәкәте юлында киң канаулар, җир полосалары урнаштыру юлы белән.
Ут торак пунктка якынлашса, нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралу юнәлешеннән перпендикуляр юнәлештә чыгарырга кирәк. Юллардан, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчагында судан, гына хәрәкәт итәргә кирәк. Бик көчле төтен булганда, авыз белән борынны юеш мамык-марля бәйләвече, сөлге, кием-салымның бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән документлар, акча, бик кирәкле әйберләрне генә алырга. Шәхси әйберләрне яна торган корылмалары булмаган таш биналарда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.