Куркыныч метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча:

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында штаб кисәтүе

2020 елның 8 июль көннең икенче яртысында, 9 июленең икенче яртысында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы 35-37˚ка җиткән көчле эсселек көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

1. Йортта салкынча һава температурасын саклагыз. Көндез тәрәзә һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (булган очракта, бигрәк тә тәрәзәләр кояш ягына чыкса). Тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын төнгә, урамда һава температурасы бинаныкына караганда түбәнрәк булганда ачагыз. Әгәр сезнең торагыгыз кондиционер белән җиһазланган булса, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Бераз җиңеллекне вентиляторлар китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градустан артык булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Күпләп сыеклык эчәргә кирәк.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Бигрәк тә төнгә йортның иң салкын бүлмәсенә күчегез. Әгәр мөмкин булмаса, салкынча һава температурасын саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкынча биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән тыелып торыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Туктап торган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3. Тән җылынуга юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ керегез. Шулай ук салкын компресслар яки уралмалар ясарга, юеш салкын сөлгеләрне кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. Табигый тукымалардан җиңел һәм ирекле кием киеп йөрегез. Урамга чыкканда киң эшләпә яки кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән тыш, сыеклык эчү режимын саклагыз.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр сезнең танышларыгызның берәрсенә аномаль эсселеккә бәйле рәвештә сәламәтлеге өчен куркыныч янаса, аларга кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләр янына тәүлеккә кимендә бер тапкыр баырга кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляциясенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр дә сезнең сәламәтлегегез белән проблемалар булса: даруларны 25 градустан да югары булмаган температурада яки суыткычта саклагыз (инструкцияне үтәгез), әгәр дә сез хроник авыру белән интексәгез яки берьюлы берничә дару кабул итәсез икән, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

5. Әгәр сез яки янәшәдә кемдер үзен начар хис итсә.

Баш әйләнүен, хәлсезлек, борчу яки бик нык сусау һәм баш авыртуын сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклык югалтуны тулыландыру өчен, су яки җиләк-җимеш суы эчегез, ял итегез. Әгәр сызлаулы мускул спазмнарын сизсәгез (алар еш кына аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә барлыкка килә, күп очракта эсседә дәвамлы физик йөкләнеш нәтиҗәсендә була), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган эремәне эчегез. Әгәр җылылык спазмнары бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаилә әгъзаларының яки сез карый торган кешеләрнең берәрсендә тән кибүен һәм кызышкан булуын, саташу, көзән җыеру яки аңы югалу халәте барлыкка килгәнәнен сизсәгез, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Медиклар килгәнче, зыян күрүчене салкынча урынга күчерегез һәм аны горизонталь рәвештә аякларын бераз күтәребрәк яткырыгыз. Зыян күрүчене чишендерегез һәм суыту процедураларын үткәрә башлагыз: култык асты чокырлары һәм касык өлкәләренә, муенына салкын компресс куегыз, саф һава агымын тәэмин итегез, бүлмә температурасында су (20-25 градусов С) сиптерегез. Тән температурасын үлчәгез. Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез. Әгәр дә ул аңсыз икән, аны ян белән яткырыгыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International