Балтач районы башлыгының Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2020 елның 4 июле, шимбә

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән бүгенге олы бәйрәм белән тәбрик итәм! Сабантуй - татар халкының ел буе сагынып көтеп алган, иң күңелле бәйрәме. Ул авыл халкы өчен аеруча якын, чөнки бу көнне киләчәк уңышка нигез салуны билгелибез. Мактаулы һәм катлаулы бурычыбыз - ил табынын тулыландыру. Хезмәт нәтиҗәләренә күз салып, без бу бурычны намус белән, тиешенчә башкарабыз дип горурланырга була. Авыл хуҗалыгының кайсы гына тармагын алсак та, Балтач районы алдынгы рәтләрдә.

Кызганыч, катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә быелгы Сабантуй бәйрәмен гадәти формада үткәреп булмый. Тик бу безнең күңелләребездә Сабантуй бәйрәме рухын сүндерми, әһәмиятлелеген киметми.

Хөрмәтле балтачлылар! Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм! Сау-сәламәт булып, шатланып, иминлектә, тормыш бәрәкәтләренә төренеп яшәргә язсын! Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез - Сабантуйлар мөбәрәк булсын!

Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International