«Яхшылык кыл» акциясе кысаларында Балтач районының күпбалалы гаиләләренә планшетлар тапшырдылар

2020 елның 4 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе «Яхшылык кыл» хәйрия акциясен башлап җибәрде. Аның максаты һәм бурычы - балаларны белем алу өчен компьютер техникасы белән тәэмин итү. Акция 1 июньнән 10 сентябрьга кадәр дәвам итә.

Бүген Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе депутаты Закирова Люция әлеге акция кысаларында 5 балалы «Наз» сәламәтләндерү үзәге хезмәткәре Сәләхиева Альбина гаиләсенә һәм шулай ук 5 балалы район хастаханәсе табибәсе Сабирҗанова Лилия гаиләсенә планшетлар тапшырды.

Хәйрия акциясенә теләге булган һәркем катнашып, финанс ярдәмен күрсәтә ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International