Гөлсинә Хабибуллина. «Лидер әби» Ватаным Татарстан №91, 27.06.2020 ел.
Яңа Салавыч авылында яшәүче 80 яшьлек юбилеен каршылаучы Рауза апа Зиннатуллина үз фәненә фанатларча гашыйк булган таләпчән укытучы, шәп оратор, мактаулы лектор, агитатор, пропагандист та булып эшләгән. Ул үзе дә: «Эштән бәхетем булды, ул миңа бүгенгәчә кадер –хөрмәт китерде, кая гына барып, кемгә генә эндәшсәм дә, сүзем үтә» ди. Тулы бер аудиторияне сәгатьләр буе авызына каратып тора алырлык сирәк кешеләрнең берсе ул. Билгеле, моның өчен белем дә, сүз байлыгы да, хәтер-акыл да кирәк. Әлегә алар барысы да анда сөбханАллах дия торган.