АРХИВТАН ХӘБӘРЛӘР

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгы турында тарихи белешмә

2010-2020 еллар

2010 елда Татарстанның икенче Президенты итеп, элек республика Министрлар Кабинетын җитәкләгән Рөстәм Нургали улы Миннеханов сайланды. Күренекле дәүләт эшлеклесе борынгы, күпмилләтле татарстан тарихында тагын бер матур сәхифә, тагын бер якты чор ачты. Аның инновацияләр идеологиясе, алдынгы технологияләргә юнәлеш тоту, җаваплы социаль сәясәт – Татарстанны киләчәк регионы буларак формалаштырды. Фән үсеше, югары технологияле медицина, спортның массакүләм төрләрен үстерү, торак төзелеше, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен реставрацияләү һәм башка казанышлар сокландыра, туган республикабыз өчен горурлык хисе уята.

2010 елның 25 мартында Рөстәм Нургали улы Миннеханов ант бирде һәм рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште. 2010 елдан Рөстәм Нургалиевич белән кулга кул тотынып Премьер-министр булып 2017 елга кадәр Халиков Илдар Шәфкать улы, ә бүген бу вазыйфада Песошин Алексей Валерьевич эшли.

2000-2010 елларда Татарстанда «ТАИФ» эре сәнәгать комплексы төзелде. 2010 елда Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондына нигез салынды. 2014 елда "Болгар архитектура-тарихи комплексы” “ЮНЕСКО” Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, ә 2017 елда бу реестрга шулай ук “Зөя утрау-шәһәрчегендә Изге Богородица Успение соборы" да кертелде.

Яңа гасыр башында Татарстан технопарклар һәм технополислар: «Идея», «Химград», Казандагы IT-парк, Яр Чаллыдагы «Мастер», Түбән Кама районындагы «Кама Аланы», Иннополис университетына ия булды. Чаллыда һәм Алабугада автомобильләр чыгару буенча «Соллерс» ААҖ, «ТАНЕКО» нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексы, Түбән Камада металл-корд шиннары заводы, Ә Алабуга районында Россиядә иң эре сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисади зонасы урнашты.

2015 елда 94 % уңай җавап алган Президент сайлаулары нәтиҗәләре Р.Н.Миннехановның социаль-икътисади һәм мәдәни сәясәтен гомумхалык тарафыннан тану булды. Татарстан аның җитәкчелегендә халык мәгарифе, һөнәри сәнгать өлкәсендә новаторлык инициативалары, сынау проектлары, заманның иң актуаль проблемалары буенча халыкара форумнар үткәрү чыганагы булды.

Сәнәгать структурасында гадәттәгечә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, шулай ук химия һәм нефть химиясе өстенлек итә. Аннан кала машина төзелеше һәм энергетика бара.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы - Россиянең спорт ягыннан иң алга киткән төбәкләренең берсе. Соңгы вакытта Татарстан дөньякүләм масштабтагы спорт ярышларын оештыру буенча халыкара дәрәҗәгә иреште. Мондый ярышларның беренчесе 2013 елда Бөтендөнья студентлар Универсиадасы булды.

2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр Казанда Халыкара йөзү федерациясе эгидасы астында су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты узды.

2018 елда Татарстан башкаласы Казан футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итте.

Ә 2019 елда Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты узды. Катнашучылар дөньяның 63 иленнән - үз компетенцияләрендә иң яхшылары катнашты.

Татарстанда хезмәттәшлек һәм толерантлыкның уникаль тәҗрибәсе булган полиэтник һәм поликонфессиональ җәмгыять формалашты. Хәзерге вакытта республиканың 34 Милли берләшмәсе Татарстан халыклары Ассамблеясына берләшкән. Республика халыклары Гомумроссия федератив төзелешенә зур өлеш кертәләр һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән карыйлар. Алар XX гасырда үткән юл, барлык кыенлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, Дәүләтчелекне торгызу, гореф-гадәтләрне ныгыту, Россия һәм дөнья цивилизациясендә уникаль урын эзләү тарихына әверелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International