«Талантлар марафоны»

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

«Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды белән берлектә  «Талантлар марафоны» Бөтенрәсәй  конкурсын башлап җибәрде. Аның финалы 2020 елның 17 ноябрендә Әниләр көнендә узачак.

«Талантлар марафоны» Бөтенрәсәй конкурсы – күп балалы гаиләләрдәге балаларга Дәүләт Кремль сарае сәхнәсенә һәм илнең башка әйдәп баручы концерт мәйданчыкларына эләгү мөмкинлеге бирә торган гаилә иҗатының масштаблы проекты. Конкурсның максаты - күп балалы гаиләнең имин яшәү рәвешен формалаштыру өчен төрле төбәкләрдәге күп балалы гаиләләрнең иҗади потенциалын үстерү өчен социаль лифтлар һәм яңа мөмкинлекләр булдыру.

Конкурска татарстанлылар да чакырыла.  Эшләрне түбәндәге номинацияләр буенча тапшырырга мөмкин:

1. Хореография;

2. Вокал;

3. Нәфис сүз.

Катнашу өчен гаризаны https://многодетные-семьи.рф/marafon конкурс сайтында калдырырга мөмкин.

Беренче этап - дистанцион катнашу, аның нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә финалда катнашу өчен иң яхшы башкаручылар сайлап алына. 2019 елгы сезонның иң яхшы 600дән артык конкурсанты Дәүләт Кремль Сараенда чыгыш ясады, танылган жюри әгъзаларына үз осталыкларын күрсәттеләр һәм иҗади эйфория атмосферасына чумдылар.

Чара барлык дәрәҗәдәге дәүләт институтлары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, Россия эстрадасы, театр һәм кино йолдызлары ярдәмендә узачак. Шулай ук «Талантлар марафоны» конкурсы финалында «Владимир Путин һәм Россия гаиләләре» фотокүргәзмәсе ачыла. Фоторәсемнәр РФ Президенты Администрациясе тарафыннан Владимир Путинның шәхси архивыннан бирелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International