Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы турында тарихи белешмә
1946-1960 еллар
Сугыштан соңгы елларда Татарстан икътисадын торгызу катлаулы шартларда уза. Республика ул елларында шактый матди һәм хезмәт ресурсларын югалта. Сугыштан соңгы Татарстан тарихы модернизация, фәнни һәм мәдәни потенциалның бертуктаусыз үсү процесслары белән характерлана.
Сугыштан соңгы чорда үзләштерелә башлаган беренче эре нефть ятмалары Баулы, Ромашкино, Зәй тирәләрендә булды. Татарстанда нефть чыгару күләме шактый зур булу сәбәпле, республикада «Татнефть» нефть чыгару берләшмәсе төзелде. Сугыш елларында нефть чыгара башлау Татарстан сәнәгатенең алга таба структур-тармак үсешен билгеләде. Яңа нефть ятмаларын үзләштерү, нефть чыгару һәм нефть химиясе тармагын киңәйтү бурычы куелды. 1950 нче елларда Татарстанда куәтле нефть-газ чыгару һәм нефть эшкәртү комплекслары («Татнефть», «Лениногорскнефтестрой», Миңлебай газ эшкәртү заводы һ.б.) формалаша башлады. Республикада нефть чыгару көннән көн арта, 1970 елларга ТАССРда чыгарылган нефть, бөтен илдә чыгарыла торган нефтьнең 30% ын тәшкил итә. 1971 елда республикада җир астыннан беренче миллиард тонна нефть алына, икенче миллиардны нефтьчеләр 1981 елда алалар.
Фән дә бик актив үсә. Нефть чыгару һәм нефть химиясе сәнәгате, авиация җитештерү предприятияләре, автомобиль төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм икътисадның башка тармаклары үсеше, академик һәм югары белем фәннәренең уңышлары республиканы Советлар Союзының иң индустриаль яктан алга киткән төбәкләренең берсенә әверелдерде.
1950-60 елларда сәнәгать предприятиеләренең интенсив үсеше бара. 1955 елда барлык сәнәгатьнең тулай продукциясе үсеше 1950 ел белән чагыштырганда 2 тапкыр, 1940 ел белән чагыштырганда 7 тапкыр һәм 1913 ел белән чагыштырганда 94 тапкыр арткан.
1955 елда республикада хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча чәчү мәйданнары 3244,8 мең гектар тәшкил итә.
1958 елда Казанда химия заводы төзелә башлый.