Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы турында тарихи белешмә
1941- 1945 еллар
Татарстанның эзлекле үсешенә Бөек Ватан сугышы башлану зур үзгәрешләр кертте.
Татарстаннан армия сафларына 700 меңгә якын кеше чакырылды. П.Гаврилов, М.Девятаев, Г.Гафиятуллин, Г.Заһитов, М.Сыртланова һәм башка тиңдәшсез батырлыклар һәм каһарманлыклар күрсәткән татарстанлыларның исемнәре яу елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Советлар Союзы Герое Алтын Йолдызына лаек булган 11519 совет сугышчысы арасында татарларлар - рус, украин һәм белоруслардан кала 4 нче урында торалар.
1941 елның октябреннән 1942 елның февраленә кадәр 100 меңнән артык кеше республика территориясендә – 331 км озынлыктагы Казан обводын төзүдә катнашалар.
Сугышның беренче көннәреннән үк республика Кызыл Армиянең иң мөһим тыл базасына әйләнә. Татарстанга 70 тән артык фабрика һәм завод, СССР Фәннәр Академиясенең 33 институты, СССР финанслар Халык комиссариаты, Дәүләт банкы һәм башка ведомстволар персонал һәм аларның гаилә әгъзалары белән (226 меңнән артык кеше, шул исәптән 15 мең ятим бала) эвакуацияләнә.
Республикада 50 дән артык эвакогоспиталь җәелдерелә, аларда 334 мең яралы сугышчыны дәвалау курсы уза, шуларның 207 меңе сугыш сафларына яңадан кайта.
Сугышның беренче айларыннан ук республика предприятиеләре хәрби заказларны үтәүгә күчә. Санаулы айлар эчендә эвакуацияләнгән заводлар һәм фабрикалар кабат сафка баса.
Сугыш елларында Горбунов исемендәге авиация заводында 10 меңнән артык бомбардировщик җитештерелә. Казанга эвакуацияләнгән Ленинград авиация заводында хәрби самолетлар җитештерү 3,5 тапкырга арткан. Сугыш елларында бу заводтан фронтка 11 553 самолет озатыла, шуның өчен завод коллективы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Сугыш елларында ТАССР территориясендә 2 авиация дивизиясе, 86 авиация полкы, танк бригадасы, 7 укчы дивизия, зенит-артиллерия полкы һәм башка хәрби формированиеләр оеша.
Республикада шулай ук фронка азык-төлек җыелып тапшырыла. Шул сәбәпле хезмәткә яраклы бер колхозчыга хезмәт йөкләнеше 3 тапкыр арта.
Бөек Ватан сугышы елларында Казанга СССР Фәннәр Академиясенең Президиумы һәм берничә институты эвакуацияләнә. Казанда танылган совет конструкторлары Туполев, Королев, Петляков, Глушко һәм башкалар эшли. Казанга бик күп фәнни хезмәткәрләр эвакуцияләнеп килә, алар гаиләләре белән бергә 5 меңгә якын кеше тәшкил итә. Алар арасында 39 академик һәм 44 Фәннәр академиясе корреспонденты була.
1945 елның май аенда Бөек Ватан сугышының иң кульминацион коне - 9 май - Бөек Җиңү көне - тарихта иң мөһим вакыйга була. Сугыш тәмамлану һәм дошманны җиңү турындагы хәбәрне ишетеп, меңләгән татарстанлылар шәһәр һәм авыллар урамнарына чыкты. Бу бөек көн Татарстан халыклары хәтерендә мәңгегә саклана.