4 июньдә бизнеска ярдәм итү чаралары турында вебинар узачак

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 4 июнендә 11:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр чорында дәүләт һәм региональ ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат бирү максатларында бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары буенча мәгълүмат вебинарына чакыра.

Вебинарда Идарә вәкилләре

  • салымнар һәм җыемнар түләү буенча кичектерү һәм кичектереп тору процедурасы турында;
  • федераль бюджеттан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү тәртибе турында;
  • онлайн режимында бизнеста туа торган иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Вебинарда катнашу өчен:

  • Интернет тизлеге кимендә 2 Мбит/с булган компьютер һәм Chrome браузеры кирәк;
  • сылтама буенча күчәргә https://online.sbis.ru/Events/e683e170-c528-47c9-9c60-cf207036e84c;
  • ачылган биттә  «Мин катнашачакмын» төймәсенә басарга кирәк.

Вебинар бушлай үткәрелә. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International