Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйбыз!

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

"Библиотөн 2020" Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач авылара Үзәк китапханәсе онлайн режимда Бөек Җинүнен 75 еллыгына карата төрле чаралар үткәрде.

Олы ихтирамга лаек ветераннарыбыз - яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле райондашларыбыз! Сезне Балтач авылара Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы  белән котлыйбыз! Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Киләчәк тормышларыбыз имин, күкләребез тыныч булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International