"Библиотөн 2020" Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач авылара Үзәк китапханәсе онлайн режимда Бөек Җинүнен 75 еллыгына карата төрле чаралар үткәрде.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын үзизоляция белән бәйле рәвештә бәйрәм йөрешләреннән башка узды, әмма бу хәл безнең патриотик рухыбызны киметмәде. Бөек Җиңү бәйрәме көнендә Балтач Үзәк китапханәсе «Тынычлык күгәрчене» эстафетасын игълан итте һәм укучыларын-язылучыларын үз куллары белән тынычлык күгәрченнәре ясап, ишегалларын, йортларын бизәп, эстафетаны дусларына, туганнарына тапшырырга чакырды. «Тынычлык күгәрчене» эстафетасы – ветераннарыбызга рәхмәт һәм хөрмәт билгесе.