"Дуслык" җәмгыятендә язгы кыр эшләренең барышы турында эшлекле сөйләшү узды

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Авыл җире - бөтенләй башка дөнья. Монда зарланып булмый, хезмәт куйсаң гына киләчәгеңне күзаллап була. Нәтиҗә: кем әшли, шул ашлы булачак. Район кырларында кызу чор, бүген һәр минут кадерле. Сабан культураларын чәчү Балтач районы буенча 62,4% ка үтәлгән.

Бүген, 13 май көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашында "Дуслык" җәмгыятендә бүгенге көндә язгы кыр эшләренең барышы турында эшлекле сөйләшү узды. Шулай ук җәмгыять басуында эшләүче "FEAT АGRO" маркалы чәчү комплексы һәм үзйөрешле "Туман 2М" маркалы агу химикатлар сиптергечләренең эшләү процессы күрсәтелде.

"Дуслык" җәмгыяте рәисе Николай Колоколов ике техниканың да ни дәрәҗәдә эшләве хакында сөйләде, район башлыгы Рамил Нотфуллин киләчәктә әлеге техникаларның аеруча да кирәк булачагы хакында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International