"Библиотөн 2020" Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач авылара Үзәк китапханәсе онлайн режимда Бөек Җинүнен 75 еллыгына карата төрле чаралар үткәрде.
Ә Сез Балтач районы урамнары исемен йөрткән Бөек Ватан сугышы геройларының, фронтовик язучыларның исемнәрен хәтерлисезме?
Б. Рәхимов, В.Булатов, Г. Гыйльметдинов, М. Җәлил, М. Девятаев, З. Космодемьянская – безнең урамнарда Бөек Ватан сугышы геройларының легендар исемнәре.
Ә без сугыш геройлары турында күп беләбезме? Башларын сугыш кырында салган һәм безнең тыныч тормышыбыз һәм ирегебез өчен сугышкан каһарманнар турында.
6 май көнне социаль челтәрдә #батырларурамы хештегы белән урнаштырылган видеороликларны карап якташларыбызның батырлыклары турында күбрәк белергә мөмкин иде.