"Сугыш күләгәсе..." буктрейлерлар циклы

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

"Библиотөн 2020" Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач авылара Үзәк китапханәсе онлайн режимда Бөек Җинүнен 75 еллыгына карата төрле чаралар үткәрде. 

Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Без, сугыш ачысын күрмәгән буын, әлеге дәһшәтле сугыш еллары турында кинофильмнардан, өлкән буын хатирәләреннән һәм китап битләреннән укып кына беләбез. Балтач авылара Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре сугыш чоры китапларына "Сугыш күләгәсе..." буктрейлерлар циклы әзерләделәр. 4 май көне дәвамында алар укучыларыбыз игътибарына социаль челтәр аша тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International