"Библиотөн 2020" Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач авылара Үзәк китапханәсе онлайн режимда Бөек Җинүнен 75 еллыгына карата төрле чаралар үткәрде. Бөек Ватан сугышы чорында Балтач районы авыл китапханәләре ничек эшләгән, халыкка хезмәт күрсәтү ничек барган? Бу турыда әлеге елларның шаһитлары булган һәм үз хезмәтләрен намуслы итеп башкарган хезмәттәшләребез хатирәләренә, ул елларның фотоларына нигезләнеп эшләнгән “Китапханә. Хәтер” видеоязмасы аша белергә була.