"Рәхмәт сезгә - ветераннар"

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

23 февраль көнне Түбән Кенә авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сугыш чоры балалары өчен "Рәхмәт сезгә - ветераннар" дип исемләнгән тематик кичә үтте. Кичәнең кунаклары Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамиль Вакил улы Низамиев, "Игенче" күмәк хуҗалыгы белгече Ильдар Гали улы Самигуллин, өлкән инспектор Галия Филсур кызы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен тапшырдылар. Авыл үзешчәннәре бик матур эчтәлекле ял концерты тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International